Эчтәлеккә күчү

Аскын районы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.chped.com.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Аскын районы latin yazuında])
Аскын районы
баш. Асҡын районы
Байрак[d]
Нигезләнү датасы 20 август 1930[1]
Дәүләт  Россия
Башкала Аскын[2]
Административ-территориаль берәмлек Башкортстан[3]
Сәгать поясы UTC+05:00 һәм YEKT[d]
Халык саны 23 505 (1989)[4],
23 928 (2002)[5],
23 654 (2008)[6],
23 588 (2009)[7],
21 272 (2010)[8],
20 486 (2012)[9],
19 970 (2013)[10],
19 581 (2014)[11],
19 343 (2015)[12],
19 000 (2016)[13],
18 867 (2017)[14],
18 235 (2021)[15]
Диңгез дәрәҗәсе өстендә биеклек 183 метр
Нәрсә белән чиктәш Пермь крае, Свердловск өлкәсе, Караидел районы, Дыван районы, Тәтешле районы һәм Балтач районы
Мәйдан 2542 км²
Рәсми веб-сайт askino.bashkortostan.ru
Харита сурәте
Монда җирләнгәннәр төркеме [d]
Карта
 Аскын районы Викиҗыентыкта

Аскын районы (рус. Аскинский район) — Башкортстанга керүче муниципаль район. Административ үзәгеАскын авылы.
1930 елның 20 августында Үзәк башкарма комитетының карары белән барлыкка килгән.
75 торак урыны исәпләнә, алар 15 авыл советына берләшкән.

География[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Аскын муниципаль районы республиканың төньягында, Пермь крае чигендә урнашкан. Мәйданы 2542 км² тәшкил итә.
63% өлешен урманнар каплап тора. Агач ташу өчен су юллары файдалана: аеруча Тере Танып һәм Төй елгалары.

Халык[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2010 елда районда 23337 кеше яши. Иң эре торак урыннары: Аскын, Көбияз.

Төрле еллардагы сан алу буенча милли состав[16]

Год башкортлар татарлар руслар
1970 57,6 % 19,5 %
1979 74,3 % 17,8 %
1989 63,3 % 23,9 %
2002 70,9 % 17,6 % 10,5 %
2010 68,9% 19,4% 10,6%

Туган тел буенча халык (2010): башкорт теле — 54,2%, татар теле — 33,3%, рус теле — 11,7%.

Демография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Халык саны
1989[4]2002[5]2008[6]2009[7]2010[8]2012[9]2013[10]2014[11]2015[12]2016[13]
23 50523 92823 65423 58821 27220 48619 97019 58119 34319 000
2017[14]2021[15]
18 86718 235

Тел[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Район халкының күпчелеге татар телен туган теле итеп таный, 87% халыкның, татарларның һәм башкортларның, татарча белүе теркәлгән. Аскын районының төньяк-көнчыгышында - пермь, көнчыгышында златоуст сөйләшләре, көнбатышында бөре сөйләше, ә көньягында мишәр диалектының байкыбаш сөйләше таралган. Башкорт теленә хас, татар теленә хас булмаган бер генә үзенчәлек тә юк.[17]

Район җирендә туган танылган кешеләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Икътисад[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Район шактый ярлы булып исәпләнә, үз керемнәр район бюджетнының бары 22%ын каплый. Биредә советы чорында эшләгән предпприятиеләр күбесе бөлгенлеккә төшеп юкка чыктылар.
Районның икътисады авыл хуҗалыгы һәм урман-агач юнәлешле. Авыл хуҗалыгы биләмәләре районның 36,7% (92,8 мең га) җирен алып тора. Алардан 66,7 мең га – игеннәр, 18,7 мең га – көтүлекләр. 60 фермер хуҗалыгы. Урман хуҗалыгы белән ДУП (дәүләт унитар) “Аскинский лес” шөгыльләнә (елына 1,5 млн сумлык продукция).

Транспорт[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Аскын районында юллар яхшы дип булмый. Беренче асфальт юл 1980нче елларда барлыкка килә (АскынЯүгелде). Юлларның тулаем озынлыгы – 437,2 км. Шуларның нибары 86,2 км – каты җәймәле (20%тан да ким).

Иң якын тимер юл станциясе – Чернушка бистәседә, ул Аскыннан 90 км ераклыкта урнашкан.

Мәгариф[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2009/10 уку елында 45 уку йорты эшләгән, шул исәптән 17 – урта, 13 – төп, 15 башлангыч мәктәпләр. Спорт мәктәбе бар. Аларда 3196 бала укый.
Башлангыч һөнәри уку йорты – Аскын һөнәри лицее (96№).

Медицина[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Яңа Казанчы авылы янында минераль сулар белән дәвалаучы “Танып” санаторие ачылган. Пермь крае Чернушка бистәсеннән автобуслар йөри. Санаторий — районда иң эре эш бирүче – 200 кеше эшли, ел да 4 мең кеше сәләмәтләнеп чыга.

Матбугат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1931 елдан бирле татар һәм рус телләрендә район газеталары чыгарыла: «Ышаныч» һәм «Аскинская новь» 2014 елның 22 сентябрь көнендә архивланган.. 2002 елдан башлап газета редакциясе каршында мәҗбүри рәвештә башкорт телендәге “Янтөягем” газетасы чыгарыла.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Программа развития муниципального района (рус.)

  1. Башкорт энциклопедиясеБашкирская энциклопедия, 2005. — 4344 бит
  2. ОКТМО
  3. Башкорт энциклопедиясеБашкирская энциклопедия, 2005. — 4344 бит
  4. 4,0 4,1 Всесоюзная перепись населения 1989 года. Численность населения СССР, РСФСР и ее территориальных единиц по полу
  5. 5,0 5,1 Всероссийская перепись населения 2002 года. Численность населения субъектов Российской Федерации, районов, городских поселений, сельских населённых пунктов - райцентров и сельских населённых пунктов с населением 3 тысячи и более
  6. 6,0 6,1 1.5. Численность населения республики Башкортостан по муниципальным образованиям на 1 января 2009 года
  7. 7,0 7,1 Численность постоянного населения Российской Федерации по городам, посёлкам городского типа и районам на 1 января 2009 года
  8. 8,0 8,1 Всероссийская перепись населения 2010 года. Численность населения по населённым пунктам Республики Башкортостан
  9. 9,0 9,1 Численность населения Российской Федерации по муниципальным образованиям. Таблица 35. Оценка численности постоянного населения на 1 января 2012 года
  10. 10,0 10,1 Численность населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2013 года. Таблица 33. Численность населения городских округов, муниципальных районов, городских и сельских поселений, городских населённых пунктов, сельских населённых пунктовРосстат, 2013. — 528 бит
  11. 11,0 11,1 Таблица 33. Численность населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2014 года
  12. 12,0 12,1 Численность населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2015 года
  13. 13,0 13,1 Численность населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2016 года — 2018.
  14. 14,0 14,1 Численность населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2017 годаМосква: Росстат, 2017.
  15. 15,0 15,1 Итоги Всероссийской переписи населения 2020 года (по состоянию на 1 октября 2021 года)
  16. Население Башкортостана: XIX—XXI века: статистический сборник/ Территориальный орган Федеральной службы государственной статистики по Республике Башкортостан.- Уфа:Китап, 2008.- 448 с.:ил.
  17. Р. Әхмәтьянов. «Аскын татарлары» (авторы Ф. Нуретдинов, Казан 2002 ел) китабына кереш сүз, archived from the original on 2016-03-09, retrieved 2011-07-05