1162-нче Минск укчылар полкы
Внешний вид
1162-нче Минск укчылар полкы | |
---|---|
Кораллы көчләр төре | коры җир гаскәре |
Гаскәр төре | җәяүле гаскәр |
Хөрмәтле исеме | «Минский» (1944 ел) |
Оештырылган | 1941 ел |
Таратылган | 1945 ел |
Бүләкләр: | Смоленск өлкәсе, Белоруссия, Көнчыгыш Пруссия, Силезия, Чехословакия |
1162-нче Минск укчылар полкы (рус. 1162-й стрелковый Минский полк) – 1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында 352-нче укчы Орша Кызыл Байраклы Суворов ордены дивизиясе составына кергән ССРБ хәрби часте. ОЕШУ ТАРИХЫ 1941 елның 27август-12 ноябрьдә ТАССР Бөгелмә шәһәрендә (Идел буе хәрби округы) 352-нче укчылар дивизиясе составында формалаштырыла. 1941 елның 7 ноябрендә полкка “ТАССР эшчеләре исеменнән” шефлык байрагы тапшырыла. Көнбатыш фронтка җибәрелә, Горький шәһәрендә маршта катнаша.
ТАРИХИ ХРОНИКА[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- 1941 елның 1 декабрендә Ховринога (Мәскәү шәһәре янында) килеп җитә һәм Көнбатыш фронтның 20 нче Армиясе составына кушыла
- 1941 елның 24 декабрендә беренче сугыш операциясендә катнаша. Төнге сәгать 2дә Ивановск авылына һөҗүм итергә боерык ала. Шул ук көнне Ивановск авылы яулап алына һәм полк Михайловск авылына һөҗүм итә.
- 1941 елның 26 декабрендә 1-нче батальон Михайловск авылына бәреп керә һәм төне буе сугыш тота.
- 1941 елның 26 декабрендә авыл яулап алына, дошманнардан чистартыла.полк Тимомино авылына юнәлеш ала, ләкин полкка Тимково авылына юл тотарга боерык бирелә.
- 1942 ел
- 1942 елның апрель ахырында 6-7 нче километр линиясендә оборонага күчә.
- 1943 ел
- 1943 елның 7 мартында 1162-нче полк алман гарнизоны (якынча 230 кеше) саклаган Лома авылы өчен сугыш башлый. Аяусыз каты сугышлардан һәм кул көрәшеннән соң, авылны азат итәләр 1158-нче полк ярдәме белән берьюлы Баскак авылына һөҗүм ясыйлар һәм аны да азат итә алалар. Дошман Дубровка авылына чиген. Иртәнге сәгать 4 тә дивизия авылны фашистлардан азат итә. Полк көчләре белән Митино, Вятское, Синьково авылдары яулап алына.
Командирлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Агафонов Василий Сергей улы, капитан, майор, Смоленск өлкәсе Гжатск районы Груздево авылы янында һәлак була. ( август 1941- 05.03.1942);
- Луценко, өлкән лейтенант (05.03.1942 елдан);
- Марусняк Наум Николай улы, майор (1942 елның мартыннан.);
- Мешков Леонид Михаил улы, майор (1943 ел, март-апрель);
- Кононенко Виталий Антон улы, подполковник
Полк каһарманы Чадия Левон Платон улы (1907-1943), рядовой, 1943 елның 8 мартында вафат була, Кызыл Йолдыз оредны белән бүләкләнә, 1162 нче укчылар полкының 4 ротасына мәңгелеккә теркәлгән.
Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Дворягин Г.М. 2019 елның 24 сентябрь көнендә архивланган.