Ян Лумельский
Ян Лумельский | |
---|---|
Туган телдә исем | рус. Ян Петрович Лумельский |
Туган | 1 сентябрь 1930 Малын, Житомир өлкәсе, Украина |
Үлгән | 10 гыйнвар 2021 (90 яшь) Кәлгери, Әлберта, Канада |
Ватандашлыгы | Россия |
Әлма-матер | Пермь дәүләт университеты, Пирем дәүләт мәгарифбелем үнивирситите, Мәскәү дәүләт университеты һәм Пермь милли тикшеренү политехника университеты[d] |
Һөнәре | математик |
Эш бирүче | Пермь дәүләт университеты һәм механико-математический факультет ПГНИУ[d] |
Гыйльми дәрәҗә: | физика-математика фәннәре докторы[d] (1990) |
Гыйльми исем: | профессор[d] |
Ян Петрович Лумельский (1930 елның 1 сентябре, Малин, Житомир өлкәсе — 2021 елның 10 гыйнвары, Кәлгари, Канада[1]) — статистик методлар өлкәсендә совет, Россия һәм Израиль галиме. Физика-математика фәннәре докторы (1990), профессор (1991), Пермь университетының механика-математика факультетының ихтималлылык теориясе һәм математик статистикасы кафедрасы мөдире (1991—1997).
Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Ян Лумельский 1930 елның 1 сентябрендә Украинада туган. Эвакуациядән соң 1942 елның мартында Молотов өлкәсенә (хәзер — Пермь крае) күчеп килә. Әтисе — Пинхос Иревич (Пётр Юрьевич) Лумельский, Целлюлоза-кәгазь сәнәгате Бөтенсоюз фәнни-тикшеренү институтының Пермь филиалының беренче директоры (1960—1965) һәм директорның фәнни өлеш буенча урынбасары[2].
1948 елда Сива шәһәрендә урта мәктәпне тәмамлый.
1953 елда «Юриспруденция» белгечлеге буенча Пермь университетын[3], ә 1958 елда «Математика» белгечлеге буенча Пермь педагогия институтын тәмамлаган.
1959 елның 1 сентябреннән һәм 1996 елның декабренә кадәр Пермь дәүләт университетының математика кафедрасында укытучы (ассистент, доцент һәм профессор) булып эшли.
1966—1969 елларда Мәскәү дәүләт университетының ихтималлылык теориясе кафедрасының максатчан аспирантурасында укый.
1970 елда — физика-математика фәннәре кандидаты, 1972 елда — Пермь университетының югары математика кафедрасы доценты, 1990 елда — физика-математика фәннәре докторы.
1991 елдан — Пермь университетының механика-математика факультетының ихтималлык теориясе һәм математик статистикасы кафедрасы профессоры һәм мөдире.
1997 елның 1 сентябреннән 2010 елның 1 ноябренә кадәр Технионның статистик лабораториясендә (Хайфа шәһәре, Израиль) фәнни консультант булып эшли.
2013 елның апреленнән Канадада Кәлгари шәһәрендә яшәгән.
Гаилә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Хатыны — Людмила Михайловна Цирульникова (1933), артиллерия кораллары конструкторы М. Ю. Цирульников гаиләсендә туа, 1955 елда МДУ физик факультетын, 1958 елда шул ук факультетның аспирантурасын тәмамлый (фәнни җитәкчесе — И. Г. Шапошников). 1961—1995 елларда — Пермь дәүләт политехника институтының физика кафедрасы доценты.
Кызлары, Марианна (1959) һәм Елена (1961), ПДУның механика-математика факультетын тәмамлаганнар. Марианна Пенская — Орландо университеты профессоры (Флорида, АКШ). Елена Браверман — Калгари университеты профессоры (Альберта, Канада).
Оныгы — Марк Браверман, информатика өлкәсендә галим.
Бүләкләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- «Белем» Бөтенсоюз җәмгыятенең күкрәк билгесе;
- Математика фәннәре буенча Пермь университетының фәнни премиясе лауреаты;
- Хезмәт ветераны медале (1982);
- Л. Эйлер исемендәге «Казанышлары өчен» медале (2010).
Сайланма басмалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Лумельский Я. П. Статистические оценки результатов контроля качества. М.: Изд-во стандартов, 1979. 200 с.
- Абусев Р.А., Лумельский Я. П. Статистическая групповая классификация. Пермь, Изд-во ПГУ, 1987, 92 с.
- Каменева С. В., Лумельский Я. П. Основы теории вероятностей и математической статистики. Учебное пособие для студент. гуманитарных специальностей университета. Пермь, Изд-во ПГУ, 1997, 78 с.
- Kotz S., Lumelskiy Y. P., Pensky M. The stress-strength model and its generalizations. Theory and applications. 2003. World Scientific Publishing. 253 p.
Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- ↑ Ушел из жизни Ян Петрович Лумельский // ПГНИУ. Информация о точной дате смерти получена от дочери Яна Петровича.
- ↑ Жилой район Голованово
- ↑ Кислицын И. М. Закон, цензура и контроль // Пермский университет в воспоминаниях современников / Сост. В. И. Костицын. Пермь: Изд-во Перм. ун-та, 1996. Вып. 4. Живые голоса. 188 с. С. 152.
Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Yan Lumelskii // Gnedenko e-forum.
- Лумельский Ян Петрович // Профессора Пермского государственного университета: (1963–2001) 2014 елның 26 декабрь көнендә архивланган. / Гл. ред. В. В. Маланин. Пермь: Изд-во Перм. ун-та, 2001. 279 с. С. 228.
- 1 сентябрь көнне туганнар
- 1930 елда туганнар
- Житомир өлкәсендә туганнар
- 10 гыйнвар көнне вафатлар
- 2021 елда вафатлар
- Канадада вафатлар
- Әлифба буенча шәхесләр
- Физика-математика фәннәре докторлары
- Әлифба буенча математиклар
- Россия математиклары
- ССРБ математиклары
- ПермьДПУ тәмамлаучылар
- Пермь дәүләт университетын тәмамлаучылар
- Мәскәү дәүләт университетын тәмамлаучылар
- Математиклар