Шамил Якупов (1956)
Внешний вид
Шамил Якупов | |
---|---|
Туган телдә исем | Шамил Камил улы Якупов |
Туган | 25 май 1956 (68 яшь) СССР, РСФСР, ТАССР, Кукмара районы, Адай |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | СССР→ РФ |
Һөнәре | рәссам―нәкышче |
Бүләк һәм премияләре | Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе |
Шамил Якупов, Шамил Камил улы Якупов (1956 елның 25 мае, СССР, РСФСР, ТАССР, Кукмара районы, Адай) ― рәссам, «Россия Рәссамнар берлеге» иҗтимагый иҗат берләшмәсенең Яр Чаллы оешмасы, «Татарстан Республикасы Рәссамнар берлеге» төбәк иҗтимагый иҗат берләшмәсе әгъзасы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе (2017). 1994 елдан Россия Рәссамнар берлеге гъзасы.
Тышкы рәсемнәр | |
---|---|
Картиналары. |
Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
1956 елның 25 маенда Кукмара районы Адай авылында туган.
Казан сәнгать укуханәсен тәмамлаган (1980).
Яр Чаллы, соңрак Казан шәһәрләрендә эшли һәм иҗат итә.
Кайбер әсәрләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Рәссамның әсәрләре Татарстан Республикасы дәүләт музейларында һәм галереяләрендә, шулай ук шәхси коллекцияләрдә саклана. Сынлы сәнгатьнең пейзаж жанрына өстенлек бирә.
- «Урман әкияте» (2018),
- «Тынлык»,
- «Алтын ат»,
- «Туган як киңлекләре»,
- «Истәлекләр»,
- «Көртлекләр. Җырлар»,
- «Өйгә»,
- «Кышкы көн» һ. б.[1]
Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- 2015 – Лениногорск районы башлыгының Рәхмәт хаты ― Бөек Җиңүнең 70 еллыгы хөрмәтенә Лениногорск муниципаль районы территориясендә булдырылган тыл хезмәтчәннәре, тол-аналар, сугыш чоры балалары һәйкәлләрен төзүгә керткән өлеше өчен[2]
- 2017 – Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе[3]
Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- ↑ A la prima сәнгать галереясе
- ↑ Распоряжение главы Лениногорского района № 176 от 19.10.2015 2021 елның 20 август көнендә архивланган.
- ↑ Признание заслуг. 2021 елның 27 ноябрь көнендә архивланган. Республика Татарстан
Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Якупов Шамиль Камилович. Артхив(рус.)
- Якупов Шамиль Камилович. 2021 елның 20 август көнендә архивланган. РТОО «Союз Художников Татарстана»(рус.)
Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Бу — сәнгать кешеләре турында мәкалә төпчеге. Сез мәкаләне үзгәртеп һәм мәгълүмат өстәп, Википедия проектына ярдәм итә аласыз. |