Эчтәлеккә күчү

Тигезләнешле бәя

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.chped.com.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Тигезләнешле бәя latin yazuında])
Тигезләнешле бәя
Тигезләнешле бәя

Тигезләнешле бәя (ингл. equilibrium price) — сорау күләме тәкъдим күләменә тиң булган, товарлар артыклыгы да, дефицит та булмаслык бәя.

Тигезләнешле бәя җитештерүчеләр (сатучылар) тәкъдим итәргә риза булган һәм барлык товарларны сатып бетерергә мөмкинлек бирүче бәя.

К. Р. Макконнелл һәм С. Л. Брю фикеренчә, тигезләнешле бәя — конкурентлы базарга бәя, аның белән ихтыяҗ һәм тәкъдим күләме бер үк, ягъни товарлар һәм хезмәтләр җитешсезлеге яки артыклык булмаган бәя, димәк, базарда үсеш яки кимеү тенденцияләре юк.[1]

Икътисадчылар мондый халәтне базар тигезләнеше дип атый: мондый шартларда сорау һәм тәкъдим бер-берсен тигезләп тора. Димәк, мондый тигезлеккә китергән бәяне дә тигезләнешле бәя дип, ә бу бәядән сатарга мөмкин булган товарлар күләмен тигезләнешле сатулар күләме (Т хәрефе әнә шул тигезләнешне күрсәтә дә инде) дип атау кабул ителгән.

Базар тигезләнеше формалашу белән идарә итеп була. Моның өчен бизнес эшендә күптөрле чаралардан кулланалар һәм аларның берсе — реклама.

Гәрчә реклама эшчәнлеге сатуларны үстерүче иң борынгы чараларның берсе булуына карамастан, аның асылып аңлату озак вакытлар дәвамында кызу бәхәсләр уятты, реклама — сатып алучыларны алдау һәм аларда товарның икътисади әһәмияте турында дөрес булмаган күзаллау тудыру чарасы дип карала.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Макконнелл К. Р., Брю С. Л. Экономикс: принципы, проблемы и политика : [рус.] = Economics: Principles, Problems, and Policies. — М. : Республика, 1992. — Т. 1. — С. 71—77. — ISBN 5-250-01486-0.