Эчтәлеккә күчү

Такса

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.chped.com.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Такса latin yazuında])
Такса

 Такса Викиҗыентыкта

Такса (алман. Dachshund, яки "бурсык эте") - кыска аяклы, озын гәүдәле эт; бүлмә эте, ау эте сыйфатында да файдаланыла.

Авырлыгы 9 кгга кадәр. Шома йонлы, озын йонлы һәм каты йонлы була.

Иң киң таралган төсләр - таплы кара, җирән, таплы көрән, мәрмәр.

Гәүдә озынлыгы: 30 смга кадәр (кролик (өй куяны) таксасы), 30-35 см (кечкенә такса), 35 смдан зуррак (стандарт такса).