Эчтәлеккә күчү

Сяканя

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.chped.com.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Сяканя latin yazuında])
Сяканя
Административ-территориаль берәмлек Кама Тамагы районы
Чыгыш иле  Татарстан

Сяканя (сяканя — мукш. чүлмәк[1]) — Татарстанның Кама Тамагы районында яшәүче каратай халкының милли ризыгы, эченә гөмбә тутырылган кечкенә пәрәмәчләр.[1]

Әзерләү[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сяканя кунакларны каршы алу өчен әзерләнгән милли каратай ризыгы булып санала. Ясаганда пилмән камыры, эчлегендә – гөмбә, суган, каймак кулланыла.[2]

Аны әзерләгәндә гөмбә, суган кыздырырыла, һәм каймак белән болгатыла.[2] Камыр басыла, аны җәяргә һәм түгәрәкләп кисәргә кирәк. Кырыйлары бөкләнеп чыга, мондый формаларны бераз вакытка кибергә калдыралар, аннары аларны кайнар тозлы суга салып, кайнаталар, пешеп чыккач камырга гөмбәләрдән ясалган эчлек тутырыла.[3][2]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]