Эчтәлеккә күчү

Палеозой

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.chped.com.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Палеозой latin yazuında])
Палеозой
Сурәт
Исемне бирүче Адам Седжвик[d]
Әүвәлгесе неопротерозой[d][1]
Киләсе мезозой[d][1]
Башлану вакыты 541000 тысячелетие до н. э.[1]
Тәмамла(н)у вакыты 252000 тысячелетие до н. э.[1]
Төс (уналтылы триплет) 92C3A0
Схематик иллюстрациясе
 Палеозой Викиҗыентыкта


Палеозой чоры, Палеозой, ПЗ ( грек. πᾰλαιός - борынгы, ζωή - тормыш) - Җир планетасы тарихындагы геологик чор, борынгы тереклек чоры буларак билгеле. Фанерозой эонының беренче чоры. Неопротерозой чорыннан соң килә һәм Мезозойдан алда бара. Ул 538,8 ± 0,2 миллион ел элек башланган һәм 251,902 ± 0,024 миллион ел элек тәмамланган. Шулай итеп, ул якынча 287 миллион ел дәвам итә. 6 периодка бүленә: Кембрий, Ордовик, Силур, Девон, Карбон һәм Пермь.

Палеозой - биосферада зур үзгәрешләр чоры. Кембрий вакытында Кембрий шартлавы дип аталган төрле хайваннар төркемнәре бүленеше - диверсификациясе була. Палеозой вакытында буынтыгаяклылар, моллюсклар һәм хордалылар (балыклар, амфибияләр, синапсидлар һәм диапсидлар) кебек хайваннар төркемнәре барлыкка килгән. Кембрийда бөтен тормыш океаннарда булса, чор ахырында тормыш коры җиргә дә чыга: планета агачка охшаган үсемлек урманнары белән каплана. Умырткалылар, буынтыгаяклылар һәм моллюскларның җир өстендә яшәүче төркемнәре барлыкка килә.

Эра башында көньяк континентлар бер супер континент - Гондванага берләшкән булалар, ә чор ахырына аңа башка континентлар кушылып, Пангея барлыкка килә. Бу чор Кембрий тере организмнарның таксономик төрлелеге "шартлавыннан" башланып, Пермь чорында төрләрнең күпләп юкка чыгуы белән тәмамлана. Палеозой чорында барлыкка килгән тау токымнары палеозой төркеме дип атала. Бу төркем беренче тапкыр 1837-нче елда инглиз геологы Адам Седжвик тарафыннан ачыкланган.

Палеозойны өйрәнү тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Палеозой сериясен беренче тапкыр 1838-нче елда инглиз геологы Адам Седжвик ачыклаган (ул аңа ике чор - Силур һәм Девонны кертә), ләкин ул чакта бу "беренчел" токым өстендә яткан иң борынгы фауналь характерлы катлам дип тасвирлана. Палеозой төшенчәсенең хәзерге мәгънәсе органик эволюциянең беренче төп этабының аерым катламы буларак Оксфорд университеты геология профессоры Джон Филлипсның 1840-1841 елларда бастырылган әсәрендә дөнья күрә. Ул Кембрийдан Пермьга кадәрге чорларны бу этапка бәйли. Соңыннан, стратиграфик шкала төзелешен органик эволюциягә яки геологик тарих барышына бәйләргә тырышкан авторлар шкаланы башкача да төзеп карыйлар. Соңрак дөньяның башка төбәкләренең геологик картасы, шулай ук пелагик (су асты) һәм җир өстендәге казылмалар төркемнәренә материаллар өстәлү Филлипс төзегән геологик вакыт бүленешләренең дөреслеген раслый [2] .

Фанерозой континенталь хәрәкәтенең беренче глобаль палеомагнит реконструкциясе 1973 елда А.Смит, Дж. Брайден һәм Г. Дрюри тарафыннан бастырыла. Алар палеомагнит мәгълүматларын гына кулланып фанерозой чорында континентларның позицияләрен реконструкцияләү карталарын чыгаралар [3] . 1977 нче елда совет галимнәре Л.П. Зоненшайн һәм А.М. Городницкий үз модельләрен тәкъдим итәләр. 1978 елда Канада галимнәре Е.Р.Канасевич җитәкчелегендә кинематик модель бастырып чыгаралар. Шулай ук Палеозойдагы континентларның чагыштырмача торышын реконструкцияләү моделен инглиз геологлары Пьер Морел, Эдуард Ирвинг һәм башкалар төзи [4] .

Физик-географик шартлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тектоник халәт[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Силур-Девон чигендә Гондвана (420 миллион ел элек)
Пермьдагы Пангея (280 миллион ел элек)

Литосфера плитәләре тектоникасы нәтиҗәсендә океаннар һәм материкларның шәкелләре хәзергедән аерыла торган булганнар. Чор башында һәм бөтен Кембрий чоры дәвамында борынгы платформалар (Көньяк Америка, Африка, Гарәбстан, Австралия, Антарктика, Индостан), 180° ка борылып, Гондвана дип аталучы бердәм суперконтинент хасил итәләр. Ул күбесенчә Көньяк полюстан экваторга кадәр Көньяк ярымшарда урнаша һәм 100 миллион км² мәйданны били. Гондванада төрле калку һәм түбән тигезлекләр, тау массивлары да була. Диңгез вакыт-вакыт суперконтинентның читләренә генә бәреп керә. Башка кечерәк континентлар: Лаврентия, Балтика һәм Сибирия нигездә экватор өлкәсендә булалар. Шунда ук микроконтинентлар: Авалония, Казахстания һәм башкалар урнаша. Кырый диңгезләрдә түбән ярлар, лагуналар һәм елга дельталары белән каймаланган күпсанлы утраулар урнаша. Гондвана белән башка материклар арасында океан була, ә океан уртасында урта океан сыртлары урнаша[5]. Кембрийда ике аеруча эре плитә: тулысынча океанныкы булган Прото-Кула һәм күбесенчә материк булган Гондвана плитәсе.

Ордовикта Гондвана, көньякка таба хәрәкәт итеп, Көньяк географик Полюс ягына чыга (хәзерге Африканың төньяк-көнбатыш өлеше). Океан литосферасына караган Прото-Фараллон плитәләре (һәм, мөгаен, Прото-Тын океан плитәсе) Гондван плитәсенең Төньяк чите астына шуыша. Бер яктан Балтыйк калканы, икенче яктан Канада-Грендланд калканы арасындагы Прото-Атлантик чокырның (Япетус) кыскаруы башлана, шулай ук океан киңлеге кыскара. Ордовик дәвамында океан киңлекләре кими һәм материк фрагментлары арасында: Себер, Прото-Казахстан һәм Кытай арасында чик диңгезләре ябыла. Палеозойда (Силура —Девон башы) Каледон җыерчыклыгы дәвам итә. Типик каледонидлар Британия утраулары, Скандинавия, Төньяк һәм Көнчыгыш Гренландия, Үзәк Казахстан һәм Төньяк Тянь-Шань, Көньяк-Көнчыгыш Кытай, көнчыгыш Австралия,Кордильерлар, Көньяк Америка, Төньяк Аппалачлар, Урта Тянь-Шань һәм башка өлкәләрдә табыла. Нәтиҗәдә, силур чоры ахырында Җир өслегенең рельефы биек һәм контрастлы була, бигрәк тә Төньяк ярымшарда. Иртә девонда Прото-Атлантик чокыр ябыла. Про-Европа материгының Про-Төньяк Америка материгы белән бәрелешүе нәтиҗәсендә хәзерге Скандинавия һәм Көнбатыш Гренландия районында Евро-Америка материгы төзелә. Девонда Гондвананың тайпылышы дәвам итә, нәтиҗәдә Көньяк полюс хәзерге Африканың көньяк өлкәсендә, ә бәлки хәзерге Көньяк Америкада да була. Бу чорда Гондвана һәм Материклар арасында экваториаль зона буйлап Тетис океаны формалаша. Өч тулысынча океан плитәсе: Кула, Фараллон һәм Тын океан барлыкка килә (алар Гондвананың Австрало-Антарктика читенә чума)[6].

Урта карбонда Гондвана һәм Евро-Америка бәрелешләре була. Хәзерге Төньяк Америка материгының көнбатыш чиге Көньяк Американың төньяк-көнчыгыш чиге белән бәрелешә, ә Африканың төньяк-көнбатыш чиге хәзерге Үзәк һәм Көнчыгыш Европаның көньяк чиге белән бәрелешә. Нәтиҗәдә яңа суперконтинент - Пангея барлыкка килә. Соң карбонда - иртә Пермьдә Евро-Америка материгының Себер материгы белән, ә Себер материгының Казахстан континенты белән бәрелешүе була. Девон ахырында грандиоз Герцин җыерчыклылыгы чоры башлана, бу вакытта интенсив магматик эшчәнлек белән бергә Европада Альп таулары системасы төзелә. Платформалар бәрелешкән урыннарда биеклеге 2000-3000 м булган тау системалары барлыкка килә, аларның кайберләре безнең көннәрдә дә сакланган, мәсәлән, Урал яки Аппалачлар. Кытай тавы гына Пангеядан аерым була. Палеозой ахырына, Пермь чорында Пангея Көньяк полюстан Төньякка кадәр сузылган. Көньяк географик полюс бу вакытта хәзерге Көнчыгыш Антарктидада урнашкан. Пангея составына кергән Себер материгы, аның төньяк чиге булып, киңлеге буенча 10-15° кадәр барып җитмичә, Төньяк географик полюска якынлаша. Төньяк полюс палеозой дәвамында океанда була. Шул ук вакытта Прото-Тын океан һәм Тетис океаны уйсулыгын берләштерүче океан бассейны барлыкка килә[4].

Климат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кембрий башында Җирдә башлыча җылы климат өстенлек итә: уртача температура чагыштырмача югары, экватор белән һәм котып температуралары арасында аерма аз була. Климат зоналылыгы чагыштырмача сизелмәс була. Ләкин коры климат зоналары була,алар Төньяк Америка континентының төньягында, Себер һәм Кытай континентлары чикләрендә ята. Гондванада ул Көньяк Америка, Африка һәм Австралиянең үзәк районнарында гына хакимлек итә. Кембрий башында атмосфераның төп массасын азот тәшкил итә, углекислый газ 0,3 % ка җитә, ә кислород даими рәвештә арта. Нәтиҗәдә, Кембрий ахырына атмосфера кислород-углекислый-азот характерына ия була. Бу вакытта материкларда дымлы эссе шартлар өстенлек итә башлый, океанда су температурасы 20 °C-тан түбән төшми.Ордовик һәм силур дәвамында климат шартлары шактый төрле була. Соң ордовикта экваториаль, тропик, субтропик, уртача һәм тигезсез климат төрләре аерылып тора. Экваториаль тигез-дымлы шартлар Россиянең Европа өлеше, Урал, Көнбатыш Себер, Үзәк Казахстан, Байкал аръягы, Төньяк Американың үзәк өлкәләрендә, Канада көньягында, Гренландиядә хөкем сөрә. Соң ордовикның башында бик салкын була. Субтропик өлкәләрдә уртача еллык температура 10-15°, ә тропик өлкәләрдә 3-5°ка кими. Көньяк полюс бу вакытта гондвананың биек коры җирендә була, аның чикләрендә киң материк бозлыклары барлыкка килә. Силур чорының икенче яртысында югары киңлекләрдә климат яңадан уртача дәрәҗәгә кадәр җылына, субтропикка якын була. Иртә карбонда планетада тропик һәм экваториаль климат өстенлек итә башлый. Уралда уртача еллык температура 22-24 °C, Кавказ аръягында 25-27 °C, Төньяк Америкада 25-30 °C тәшкил итә. Арид тропик климат Евро-Азия һәм Төньяк Америка континентларының үзәк өлешләрендә, шулай ук Көньяк Америка, Төньяк Африка һәм Төньяк-Көнбатыш Австралия чикләрендә өстенлек иткән. Башлыча Евразия, Төньяк Америка һәм Гондвана чикләрендә дымлы тропик шартлар өстенлек итә. Уртача климат Себер континентында һәм Гондвананың көньягында булган[5].

Континентларда үсемлек биомассасы күләме арту фотосинтез көчәюенә, углекислый газны интенсив куллануга (атмосферада аның күләме ике тапкыр кими) һәм кислород бүлеп чыгаруга китерә. Пангея суперконтиненты барлыкка килү нәтиҗәсендә зур киңлекләрдә вакытлыча явым-төшемнәр туктала һәм экваториаль диңгез бассейннарының поляр бассейннар белән бәйләнеше чикләнә. Бу процесслар салкынайтуга китерә, уртача температура түбәнәя, климат зоналылыгы кискенләшә һәм экватор белән полюслар арасында температура аермасы арта. Нәтиҗәдә соң карбонда һәм иртә пермьдә Антарктида, Австралия, Һиндстан, Африканың көньяк өлешләре һәм Көньяк Американы калын боз калканы каплый. Көньяк полюстагы коры җир глобаль суыткыч ролен уйный. Төньяк Поляр бассейнда су температурасы түбәнәя һәм, мөгаен, хәзергеТөньяк Боз океаны кебек үк, берникадәр вакыт боз белән капланган була. Боз катламы чагыштырмача озак яшәми, вакыт-вакыт чигенеп тора торган була. Бозлык арасы чорында климат уртача була. Шулай итеп, соң карбонда һәм иртә пермьдә хәзерге вакытта билгеле булган күп кенә ландшафт-климат зоналары һәм климат пояслары барлыкка килә, климат зоналылыгы ачык күренә башлый. Җирнең өслегендә экваториаль, ике тропик, ике субтропик, ике уртача төрле дым режимы булган өлкәләр пәйда була. Пермь ахырына дымлы салкын климат җылырак һава белән алышына, уртача климатлы районнарда субтропик климат өстенлек итә башлый, тропик һәм экваториаль климат билбаулары нык киңәя. Тропик диңгезләрнең уртача температурасы 20-26 °C тәшкил итә[5].

Үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Диңгезләрдә һәм төче сулардагы тереклек[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кембрий чорында төп тереклек диңгезләрдә тупланган булган. Организмнар төрле яшәү тирәлекләрен, яр буен һәм, бәлки, төче сулыкларны үзләштергәннәр. Су флорасы күптөрлелеккә ия була, суүсемнәрнең төп төркемнәре әле протерозой чорында барлыкка килә. Соң Кембрийдан башлап, строматолитларның таралуы әкренләп кими бара. Бу үсемлек ашаучылар хайваннар (бәлки, суалчаннарның примитив формалары) барлыкка килүенә бәйле булырга мөмкин. Алар строматолит барлыкка китерүчче суүсемнәрне ашаганнар. Тирән булмаган җылы диңгезләр, яр буйлары, култыклар һәм лагуналар фаунасы береккән яшәү рәвеше алып баручы төрле хайваннардан гыйбарәт булган: губкалар, археоциатлар, эчәккуышлылар (төрле полиплар), сабаклы энә тирелеләр (диңгез ләләләре), җилкәаяклылар (лингула) һәм башкалар. Аларның күбесе төрле микроорганизмнар белән тукланган (протистлар, судан фильтрланган бер күзәнәкле суүсемнәр һ.б.). Кайбер известь скелетка ия колония организмнары (строматопорлар, табулятлар, мүкчәләр, археоциатлар), диңгез төбендә хәзерге коралл полиплары сыман рифлар төзегәннәр. Төрле суалчаннар, шул исәптән ярымхордалылар су төбендәге утырымнар арасында казучы яшәү рәвеше алыып баралар. Диңгез төбендә суүсемнәр һәм кораллар аз хәрәкәтләнүче энә тирелеләр (диңгез йолдызлары, офиуралар, голотурияләр һәм башкалар) һәм минерал кабырчыклы моллюсклар сөйрәлә. Кембрийда беренче ирекле йөзүчеләр - башаяклы моллюсклар — наутилоидеяләр барлыкка килә. Девон башаяклыларның камилрәк төркемнәре (аммонитлар), ә түбән карбонда югары башаяклыларның беренче вәкилләре барлыкка килгән, аларда кабырчык әкренләп редукцияләнгән һәм тәннең йомшак тукымалары эчендә калган. Диңгез суларының калынлыгында һәм өслегендә агым буенча дрейфлаучы һәм газ белән тутырылган махсус йөзү куыклары - "калкавычлар" ярдәмендә өслектә торучы хайваннар (эчәккуышлылар сифонофорлар, ярымхордалы граптолитлар) яшәгән. Кембрий диңгезләрендә югары төзелешле буынтыгаяклылар да яшәгән: саңаксулаучылар, хелицерлылар һәм трилобитлар. Трилобитлар иртә Кембрий чорында чәчәк аталар, бу вакытта алар бөтен фаунаның 60% ын тәшкил итәләр һәм Пермь чорында тулысынча юкка чыгалар. Шул ук вакытта беренче эре (2 метрга кадәр озынлыкта) ерткыч буынтыгаяклылар - эвриптеридлар барлыкка килә, алар силурда һәм девонның беренче яртысында иң зур чәчәк атуга ирешеп, иртә Пермьдә ерткыч балыклар[7] тарафыннан кысрыкланып, юкка чыгалар.

Түбән Ордовиктан да соңармыйча диңгезләрдә умырткалылар барлыкка киләләр. Иң борынгы билгеле умырткалылар - казналыклары булмаган, тәннәре кабырчык белән капланган балык сыман хайваннар булган (кабырчыклы тешсезләр, яки остракодермнар). Аларның беренчеләре югары кембрийга карый. Балыкларның иң борынгы вәкилләре иртә һәм урта девон диңгезләрендә һәм төче сулыкларында барлыкка килгәннәр һәм азмы-күпме үсеш алган сөякле кабырчыкка ия булганнар (кабырчыклы балыклар). Девон ахырына кабырчыклы умырткалылар юкка чыга, аларны гнатостоматларның прогрессив төркемнәре кысрыклап чыгара. Девонның беренче яртысында балыкларның барлык классларының вәкилләре яшәгән (кылчыклылардан — үсеш алган казналыклар, чын парлы аяклар һәм камилләштерелгән саңак аппаратына ия чукканатлылар һәм ике төрле сулаучылар). Палеозойда чукканатлы балыкларның төркемчәсе аз санлы булган. Башка ике төркемнең "алтын гасыры" девонга һәм карбонның беренче яртысына туры килә. Алар кояш тарафыннан яхшы җылытылган, су үсемлекләре күпләп үскән һәм өлешчә сазлыклы континенталь эчке төче сулыкларда барлыкка килгән. Суда кислород җитмәү шартларында өстәмә сулыш органы - үпкәләрүсеш ала, алар һавада булган кислородны кулланырга мөмкинлек бирә[8].

 

Коры җирне үзләштерү[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Коры җирне үзләштерү ордовик чорының икенче яртысында, Җир атмосферасындагы кислород күләме хәзергенең 0,1 өлешенә җиткәч башланган булырга мөмкин. Элек тереклексез булган материкларга күчү ордовик, силур һәм девон дәвамында барган озак процесс булган. Коры җиргә беренче булып диңгез ярларында һәм төче сулыкларда яшәгән, ә аннары әкренләп дымлы ярларны үзләштергән үсемлекләр чыккан. Бу җир-су флорасының иң борынгы вәкилләре -псилофитларның әлегә чын тамырлары булмаган. Үсемлекләрнең коры җиргә чыгуы минераль субстратны органик матдәләр белән баету һәм туфрак формалашуга китерә. Иртә девонда башка җир өсте төркемнәре дә барлыкка килгән. Алар көпшәле үсемлекләр: плаунсыманнар, наратбашсыманнар һәм абагасыманнар. Бу төркем вәкилләре соң девонда псилофитларны кысрыклап чыгаралар һәм беренче чын җир өсте флорасын төзиләр, аңа агач рәвешле үсемлекләр дә керә. Беренче ачыкорлыклылар да шул вакытка карый. Таш күмер чорының беренче яртысына хас булган дымлы һәм җылы климатта куе дымлы тропик урманнар киң таралыш алган. Агач үсемлекләр арасында плаунсыманлепидодендроннар (биеклеге 40 м кадәр) һәм сигиллярияләр (биеклеге 30 м кадәр), наратбашсыман каламитлар, төрле үрмәле һәм агач рәвешле абагалар, ачыкорлыклы птеридоспермнар һәм кордаитлар аерылып тора. Бу агачларның берсенең дә үзагачы еллык боҗраларга ия булмаган, бу климат сезонлылыгының ачык булмавын күрсәтә[8].

Коры җир үсемлекләр белән тулган саен җир өстен хайваннар үзләштерү өчен алшартлар барлыкка килә. Җиргә беренче булып чыгучылар - иртә силурда сулы мохиткә якын булган туфракны куллана башланган кечкенә үсемлек ашаучылар. Аларга якын булган хәзерге җир өсте формаларынына умырткасызларның примитив төркемнәре (онихофорлар, күбаяклар, түбән бөҗәкләр — аптериготлар, үрмәкүчсыманнар) карый. Ләкин алар палеонтология елъязмасында эз калдырмаган. Девоннан буынтыгаяклыларның җир өсте төркемнәренең берничә вәкиле билгеле: кабырчыклы үрмәкүчләрнең палеозой төркеме, талпаннар һәм беренчел канатсыз бөҗәкләр. Иртә карбон чорының икенче яртысында югары төзелешле канатлы бөҗәкләр барлыкка килә, алар канатлы бөҗәкләр асклассына карый. Карбонда үсемлек ашаучы корсагаяклы моллюсклар барлыкка килә, аларның үпкәләре була. Гренландиянең югары девон катламнарыннан җир-су хайваннарының иң борынгы әһелләре — ихтиостегалар билгеле. Алар сулыкларның яр буендагы сай урыннарында (ирекле йөзү авыр булган урыннарда), сазлыклы һәм югары дымлылык булган өлкәләрдә яшәгәннәр. Карбонда борынгы амфибияләрнең чәчәк атуы башлана. Соң палеозойда алар стегоцефаллар атамасы астында берләшүче күптөрле формаларга ия була. Стегоцефалларның иң танылган вәкилләрелабиринтодонтлар соң палеозойда умырткалы хайваннарның иң киң таралган һәм мул төркемнәре булган. Пермь чорында эре крокодил формасындагы стегоцефаллар һәм аяксызлар барлыкка килгән. Иртә карбондагы примитив лабиринтодонтларданантракозаврлар һәм кәлтәләр (сеймурияләр, котлассияләр) килеп чыккан. Алардан иртә карбонда чын сөйрәлүчеләр барлыкка килгән, алар инде тулысынча җир хайваннары булып киткәннәр. Кечкенә (50 см озынлыктагы) сөйрәлүчеләр бөҗәкләр белән тукланалар һәм аларның тире сулышы югала. Иң борынгы һәм иң примитив сөйрәлүчеләр котилозаврлар асклассына караган. Карбонның икенче яртысында бөҗәк ашаучы һәм үсемлек ашаучы хайваннардан тыш, умырткалы хайваннар белән тукланучы эре ерткычлар барлыкка килгән. Кайбер сөйрәлүчеләр (мезозаврлар) карбонда сулыкларга кайтып, су хайваннарына әйләнгәннәр. Шул ук вакытта аларның аяклары ишкәкләргә әверелгән, ә тар казналарына күп кенә нечкә һәм үткен тешләр тезелгән[8].

Соң палеозойда тереклек[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Соң карбоннан башлап Көньяк ярымшарда бозлану процесслары көчәя. Алар Көньяк полюсның Гондванада урнашуына бәйле була. Суперконтинетнның бозлыклардан азат территориясендә ачыкланган сезонлылык булган уртача салкын климат хөкем сөрә. Гондвана үсемлекләренең үзагачында еллык боҗралар күренә. Бу флора глоссоптерийлы дип атала. Мондый флора хәзерге Һиндстан, Әфганстан, Көньяк Африка, Көньяк Америка, Австралия, Яңа Зеландия һәм Антарктида территорияләренә хас булган. Аның составында, төрле птеридоспермнардан тыш башка ачыкорлыклылар вәкилләре: кордаитлар, гинкголар һәм ылыслылар кергән. Лавразиягә керүче, иртә пермьдә күпчелек дәрәҗәдә экваторда урнашкан,соңыннан төньяк континентларда, карбонның тропик флорасына якын, әмма инде лепидодендроннар һәм сигиллярий төрләре ярлы булган үсемлек катламы сакланып калган. Пермь чоры уртасында бу районнарның климаты (Европа һәм Төньяк Америка) корырак була, бу абагалар, каламитлар, агачлы плаунсыманнар һәм башка дым сөюче тропик урман үсемлекләренең юкка чыгуына китерә . Лавразиянең көнчыгыш районнарында гына (Кытай һәм Корея) климат һәм флора таш күмер чорыныкына якын булып калган[8].

Пермь чорында хайваннар дөньясы шактый үзгәрешләр кичерә, алар пермьнең икенче яртысында аеруча драматик була. Күп кенә диңгез хайваннары төркемнәре (җилкәаяклылар, мүкчәләр, диңгез керпеләре, офиуралар, аммоноидеялар, наутилуслар, остракодлар, болытлар, фораминифералар) саны кими. Кайбер класслар (трилобитлар, эвриптеридлар, бластоидеяләр, диңгез лаләләренең палеозой төркемнәре, тетракораллар) тулысынча юкка чыга. Умырткалылардан акантодалар, кимерчәкле балыкларның күп кенә палеозой төркемнәре юкка чыгалар. Континенталь төче сулыкларда хоан балыкларның саны шактый кими. Палеозой ахырына лепоспондильле стегоцефаллар юкка чыга. Пермь афәте масштаблары буенча "бөек юкка чыгулар" категориясенә карый[8]. Бу чорда [9] барлык диңгез төрләренең 96 % һәм җир өсте умырткалыларының 70% юкка чыккан. Бу һәлакәт бөҗәкләрнең массакүләм юкка чыгуының бердәнбер билгеле очрагы [10], аның нәтиҗәсендә бөҗәкләр классының 57 процент ыруглары һәм 83 процент төрләре юкка чыккан[9]. Җир өсте фаунасындагы үзгәрешләр шулкадәр зур булмаган. Бөҗәк ашаучы котилозаврлар берничә төп эволюцион тармакка бүленгән, үсемлек ашаучы сөйрәлүчеләр (озынлыгы 3 м кадәр җиткән парейазаврлар) һәм эре ерткычлар (синапсидлы сөйрәлүчеләр) барлыкка килгән. Соң карбонда иң борынгы хайвансыман сөйрәлүчеләр  — пеликозаврлар барлыкка килә, алар Пермь чоры уртасында ук юкка чыгалар. Алар соң Пермь чорында сөйрәлүчеләрнең өстенлек итүче төркеменә әверелгән алгарак киткән төркем - терапсидлар белән көндәшлеккә чыдамыйлар. Терапсидлар бик күп төрле була: алар арасындатөрле зурлыктагы ерткычлар(иностранцевия) һәм үсемлек ашаучылар (дейноцефаллар). Соң Пермь чорында ата затларда сакланган зур өске тешләрдән тыш барлык тешләрен югалткан томшыклы дицинодонтлар киң таралган булган[8].

 

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 1,2 1,3 K.M. Cohen, S.C. Finney, P.L. Gibbard һ.б. International Chronostratigraphic Chart 2013/01Международная комиссия по стратиграфии, 2013.
  2. Общая стратиграфическая шкала фанерозоя. Венд, палеозой и мезозой — Бискэ Ю. С.. BooksShare. әлеге чыганактан 2012-09-06 архивланды. 2012-07-06 тикшерелгән.
  3. Монин А. С. .
  4. 4,0 4,1 Ушаков С. А., Ясаманов Н. А. .
  5. 5,0 5,1 5,2 Ясаманов Н. А. Популярная палеогеография. Природные условия палеозойской эры. Степной Следопыт. әлеге чыганактан 2013-02-10 архивланды. 2012-07-09 тикшерелгән.
  6. 5.2. Фанерозой: Палеозойская и мезозойская эры в истории Земли. Кафедра географии, природопользования и туризма ВСГАО. әлеге чыганактан 2014-01-04 архивланды. 2012-07-16 тикшерелгән.
  7. Иорданский Н. Н. .
  8. 8,0 8,1 8,2 8,3 8,4 8,5 Иорданский Н. Н. .Иорданский Н. Н. Развитие жизни на Земле. — М.: Просвещение, 1981. — С. 45—89.
  9. 9,0 9,1 Benton M J. .
  10. Sole, R. V., and Newman, M. .

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Ушаков С. А., Ясаманов Н. А. Дрейф материков и климаты Земли. — М.: Мысль, 1984.
  • Ясаманов Н. А. Древние климаты Земли. — Л.: Гидрометеоиздат, 1985.
  • Ясаманов Н. А. Популярная палеогеография. — М.: Мысль, 1985.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]