Эчтәлеккә күчү

Нур (мөселман җәмгыяте, Междуреченск)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.chped.com.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Нур (мөселман җәмгыяте, Междуреченск) latin yazuında])
Гыйбадәт йорты
(мәчет)
Нур
Ил Россия
Шәһәр 652870,
Кемерово өлкәсе, Междуреченск, Кузнецкая ур., 3 / 28
Дин Ислам
Мәхәллә Кемеров өлкәсе МДН / «Нур» мәхәлләсе 
Кайсы дини агымга карый сөнни ислам
Халәте гамәлдә

«Нур» мөселман җәмгыяте (рус. Местная мусульманская религиозная организация «Нур» г. Междуреченска) ― Россия Федерациясенең Кемерово өлкәсе Междуреченск шәһәрендә урнашкан мөселман җәмгыяте. Җирле дини җәмгыять Россия мөселманнары Дини җыены составындагы Кемерово өлкәсе мөселманнарының Диния нәзарәтенә карый.

Мөселман җәмгыяте, нигездә, Казан татарлары һәм башкортлардан торган, аз санда казакълар булган. 2010 елда шәһәр халкының (101 678) татарлар 1,6% ын тәшкил иткән[1]. Соңгы елларда мөселманнар саны Урта Азиядән килүчеләр исәбенә артып бара.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Междуреченскига (1948―1955 елларда Ольжерас бистәсе) күмер чабучы татарлар Идел буеннан, шулай ук Кемерово өлкәсенең төньягыннан да күчеп килгән, алар арасында Столыпин реформалары чорында ук Себергә күченгән татарлар да була[2][3].

Шәһәрдә беренче имам вазыйфаларын фронтовик Шәяхмәт бабай башкарган. Ул хатыны Миңкамал әби белән Татарстан АССРның Апас районыннан күченеп килә һәм биредә шахтер булып эшли. 1980-елларның ахырына кадәр мөселманнарның дини тормышы белән пенсионер Садрислам Абдуллин җитәкчелек итә. Ул хатыны Мәхтүмә Мирхәйдәр кызы белән бергә, пенсиягә чыккач, Татарстан АССРның Алексеевск районыннан Кузбасска балалары янына күчеп килгән[2]. 1991 елда имам булып Бохараның Мир-Гарәп[d] мәдрәсәсенең өч курсын тәмамлаган 21 яшьлек Габдерәшит хәзрәт Сәмигуллин эшли башлаган. 1990-еллар башында Междуреченск мөселманнарының рәсми оешмасы барлыкка килүдә аның роле зур булган. Сәмигуллин вакытында җәмгыять формалаша, Ислам нигезләре һәм гарәп теле буенча дәресләр үткәрелә, арендага алынган фатирда гыйбадәтханә эшли. Бер урыннан икенче урынга, бер арендага алынган мәйданнан икенче урынга күченергә туры килә. Габдерәшит хәзрәт Сәмигуллин Казанга укуын дәвам итү өчен киткәч, имам булып пенсионер, элекке шахтер Фәһим Гомәр улы Кучумов, мәхәллә идарәсе рәисе булып элек күмер чыгару предприятиеләрендә җитәкче вазыйфаларын биләгән атказанган шахтер Зәкәрия Яхъя улы Мәрданов (хатыны Рәисә Шаһи кызы) кала. Бу чорда мәхәллә рәсми рәвештә теркәлмәгән була[2].

Шәһәрнең җирле мөселман дини оешмасы 1999 елның 4 октябрендә юридик затларның бердәм дәүләт реестрында теркәлгән[4]. Россиянең Азия өлеше мөселманнары Диния нәзарәте составында исәпләнгән.

2010 елдан имам Фәрит хәзрәт Ибраһимов (Анжеро-Судженскидан), Казанның Мөхәммәдия мәдрәсәсен тәмамлаган[2].

Бина[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Рәсми теркәлүдән соң, шәһәр администрациясе мөселманнарга вакытлыча гыйбадәтханә өчен урын сайларга тәкъдим итә. Кузнецкая урамындагы күпкатлы йортта, 2 бүлмәле төзекләндерелгән фатирда мәхәлләнең намаз уку өчен чагыштырмача даими урыны барлыкка килә (мәчет төзелгәнче). Бишенче каттагы балконда шәһәрдә мөселманнарның булуын искә төшерүче баннер эленеп тора.

Тышкы рәсемнәр
Мөселман җәмгыятен искә төшерүче баннер.

Мэрия дин тотучыларга мәчет төзү өчен участок бүлеп биргән. Аның проекты инде әзер, төзелеш материаллары сатып алырга җитәрлек акча җыю кирәк[5].

Җитәкчелек[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мәхәллә идарәсе рәисе Фәрит Габделхәмит улы Канзафаров [6], Альбина Рафаэль кызы Сафина[7].

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]