Мәсгут Шәрифуллин
Внешний вид
Мәсгут Шәрифуллин | |
---|---|
Файл:.jpg | |
Туган телдә исем | Мәсгут Гафиятулла улы Шәрифуллин (1928-1988) |
Туган | 18 февраль 1928 БАССР Ярмәкәй районы Рәтамак авылы |
Үлгән | 17 апрель 1966 (38 яшь) Казан |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | ССРБ |
Әлма-матер | Казан сынлы сәнгать укуханәсе |
Һөнәре | рәссам-декоратор, язучы |
Мәсгут Шәрифуллин, Мәсгут Гафиятулла улы Шәрифуллин (1928-1966) — язучы. 1962 елдан ССРБ язучылар берлеге әгъзасы.
Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
1928 елның 18 фералендә БАССР Ярмәкәй районы Рәтамак авылында туган. Туган авылындагы мәктәптә укый. Казан сәнгать училещесын, ССРБ язучылар берлеге каршындагы югары әдәби курсларны (1965) тәмамлаган. 1947-1952 елларда армиядә хезмәт итә.
Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Бөек Ватан сугышы елларында туган авылында күмәк хуҗалыкта эшли.
- Армиядә хезмәт итеп кайткач, Казанга килә. Автомат станоклар көйләүче булып эшли.
- Казан сәнгать училещесын тәмамлагач, Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында рәссам-декорация куючы булып эшли.
- Казан телестудиясендә сәнгать цехы мөдире була.
- Мәскәүдә укып кайткач, ССРБ әдәби фондының Татарстан бүлеге директоры.
Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
М. Шәрифуллинның әдәби мирасы зур түгел. 1950-1960 еллардагы авыл тормышын сурәтләүче хикәяләр шәлкеме яза. «Еллар үткәч», «Җир хуҗасы» повестьлары, «Туганнар» пьесасы белән билгеле. «Туганнар» пьесасы Камал театрында куелган (1966).
Китаплары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Айлы төндә. Казан: ТКН, 1960.
- Еллар үткәч. Казан: ТКН, 1964.
- Серле язулар. Казан: ТКН, 1966.
- Җир хуҗасы. Казан: ТКН, 1968.
- Җир хуҗасы. Повестьлар. Казан: ТКН, 1978.
- Спустя годы. Казань: ТКН, 1987.
Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Р.Н. Даутов, Н.Б. Нуруллина. Совет Татарстаны язучылары. Казан: ТКН, 1986.
Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Ф. Миңнуллин. Тормыш һәм характерлар дөреслеге. Казан утлары, 1965 ел, № 11.
- М. Шәрифуллинның тууына 50 ел. Казан утлары, 1978 ел, № 2.