Эчтәлеккә күчү

Катнаш икътисад

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.chped.com.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Катнаш икътисад latin yazuında])
Катнаш икътисад

Катнаш икътисад (гибрид икътисад) — шәхси һәм корпоратив, шулай ук иҗтимагый яки дәүләт милкен үз эченә алган икътисади система. Ул шәхси эшмәкәрләргә һәм физик затларга мөстәкыйль финанс карарларын кабул итәргә мөмкинлек бирә, әмма аларның автономиясе дәүләт яки җәмгыять аларның финанс мәсьәләләрендә өстенлек бирүенә бәйле.

Хәзерге милли икътисадларның күпчелеге катнаш, чөнки алар шәхси һәм дәүләт товар һәм хезмәтләр җитештерүен үз эченә ала. Икенче бөтендөнья сугышыннан соң көнбатыш илләренең күпчелек икътисадларында дәүләт роле көчәя, әмма 80нче елларда кире тенденция күзәтелә[1].

Мондый икътисади системаның нигезен икътисади ресурсларга хосусый милек тәшкил итә, гәрчә кайбер илләрдә (Франция, Германия, Бөекбритания һ.б.) шактый эре дәүләт секторы да бар. Аңа капиталлары өлешчә яки тулысынча дәүләткә караган предприятиеләр керә.

Әмма алар дәүләттән план алмый; базар законнары буенча эшли; хосусый фирмалар белән бертигез дәрәҗәдә көндәшлек итә.

Бу илләрдә төп икътисади мәсьәләләр, нигездә, базарлар тарафыннан хәл ителә. Икътисади ресурсларның шактый өлешен дә алар бүлеп бирә. Шулай да ресурсларның бер өлеше дәүләт тарафыннан, кайбер йомшак базар механизмнарын компенсацияләү максатында, командачыл механизмнар ярдәмендә үзләштерелә һәм бүлеп бирелә (2-2 рәсем). Мондый катнашуның төп идеясе шәхси уңышның һәрвакытта да бернинди тоткарлыксыз бәяләнергә тиешлеге, ә базар механизмнары тудырган гаделсезлекнең мөмкин кадәр киметелү зарурлыгыннан гыйбарәт.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Бизнес. Толковый словарь. — М.: «ИНФРА-М», Издательство «Весь Мир». Грэхэм Бетс, Барри Брайндли, С. Уильямс и др. Общая редакция: д.э.н. Осадчая И. М.. 1998.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Блюмин И. Г. Критика теорий «планового капитализма» и «смешанной экономики» // Критика буржуазной политической экономии: В 3 томах. — М.: Изд-во АН СССР, 1962. — Т. II. Критика современной английской и американской политической экономии. — С. 415—417. — 519 с. — 3200 экз.