Калып:Баш бит/Вакыйгалар/22 сентябрь
Внешний вид
Халыкара автомобильсез көн.
Болгария һәм
Малида — бәйсезлек,
Казакъстанда — Казакъстан халыкларының телләре көне
- 1741 — Симон Петер Паллас, алман сәяхәтчесе, табигатьне өйрәнүче һәм атаклы географ, медик дөньяга килә.
- 1788 — Екатерина II Үзәк диния нәзарәтен оештыру турында фәрманны имзалый.
- 1791 — инглиз физигы, химик Майкл Фарадей туа.
- 1860 — Игнац Кунош, татар халык авыз иҗатын туплаучы маҗар тел галиме дөньяга килә.
- 1862 — АКШ президенты Авраам Линкольн негр-колларны азат итү турында игълан итә.
![](http://chped.net/https/upload.wikimedia.org/wikipedia/tt/a/aa/%D0%97%D0%B0%D2%BB%D0%B8%D1%80_%D0%91%D0%B8%D0%B3%D0%B8%D0%B5%D0%B2.gif)
- 1870 — татар язучысы Заһир Бигиев дөньяга килә.
- 1960 — Мали Франциядән бәйсезлекне яулый.
- 1980 — Сәддам Хөсәен гаскәрләре Иранга һөҗүм итә.
- 1989 — Казакъ теле Казакъстанның дәүләт теле итеп игълан ителә.
- 1991 — Таҗикстанда Коммунистик фирка тыела.