Калып:Баш бит/Вакыйгалар/19 сентябрь
Внешний вид
Сент-Китс һәм Невиста — бәйсезлек,
Төркиядә — ветераннар,
Чилида — армия көне
- 1802 — маҗар халкының милли каһарманы Лайош Кошут туа.
- 1893 — дөньяда беренче булып Яңа Зеландия хатын-кызларга сайлау хокукын бирә.
- 1902 — япон шагыйре, язучы, әдәби тәнкыйтьче Масаока Сики вафат була.
- 1903 — татар язучысы Гөлсем Мөхәммәдова дөньяга килә.
![](http://chped.net/https/upload.wikimedia.org/wikipedia/tt/thumb/5/5e/Nuri_arslanov.jpg/90px-Nuri_arslanov.jpg)
- 1912 — шагыйрь һәм тәрҗемәче Нури Арсланов туа.
- 1928 — Нью-Йоркта Микки Маус белән беренче мультфильм премьерасы уза.
- 1941 — Икенче бөтендөнья сугышы барышында Киев алман гаскәрләре тарафыннан алына.
- 2000 — Берлинда Рейхстагны яндырырга тырышып карыйлар.