Эчтәлеккә күчү

Игүле солы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.chped.com.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Игүле солы latin yazuında])
Игүле солы
Халыкара фәнни исем Avena sativa L., 1753[1]
Таксономик ранг төр[1]
Югарырак таксон Солы[1]
Шушы чыганакларда тасвирлана Zhiwu Mingshi Tukao[d], Flora Reipublicae Popularis Sinicae, volume 9(3)[d] һәм Британ энциклопедиясенең XI басмасы (1910-1911)[d]
Нәрсәнең чыганагы овёс[d], Овсяные хлопья[d], oat grain[d], oat herb[d], oat straw[d] һәм steel-cut oats[d]

 Игүле солы Викиҗыентыкта

Игүле солы (лат. Avena sativa) — кыяклылар гаиләгеннән Солы ыругына керүче сабан ашлыгы. Киң мәйданнарда игелә торган культура. Башлыча ат азыгына һәм ярмага китә.

Игү мәйданы буенча бөртеклеләр арасында, бодай, арыш, кукуруз, арпадан кала, бишенче урынны алып тора. Солы орлыгыннан талкан, солы ярмасы, геркулес әзерлиләр, аны терлек азыгы культурасы итеп тә кулланалар.

Солы (арыш кебек үк), бодай һәм арпа чәчүлекләрендә чүп үләне булып йөргән. Соңыннан алардан аерылып, башка культураларның азык кыйммәтен үлчәү берәмлеге булып киткән[2].

Безнең киңлектә солы май башында чәчелә. Солы ярмасы аеруча файдалы. Ул — иң калорияле культура. Солы ярмасында 18 процент аксым, 60 процент углевод һәм 5 процент чамасы май бар. Шуның өстенә ул Е, А, К, В витаминнарына, микроэлементларга, ферментларга бай.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]