Иван Савельевич Варенуха
Иван Варенуха | |
Иван Савельевич Варенуха | |
Язучы: | Михаил Булгаков |
Әсәрләр: | Мастер һәм Маргарита |
Милләте: | рус |
Раса: | кеше, вампир |
Иван Савельевич Варенуха (Иван Савелий улы Варенуха) — Михаил Булгаковның «Мастер һәм Маргарита» романында әдәби персонаж, «Варьете» театры администраторы.
Тасвирлама[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Варенуха Григорий Данилович Римский белән бергә Варьетеның югалган директоры Лиходеевның кайтуын көтә; алар аның Ялтадан телеграммаларын алалар һәм вакыйгалар агышына дөрес аңлатма табарга тырышалар. Варенуха Лиходеевның өенә шалтырата, Фагот (Коровьев) белән сөйләшә, шуннан соң Лиходеевның сәер рәвештә югалуын хәбәр итәр өчен, ГПУ га бара. Соңыннан аңа Мәче Бегемот һәм Азазелло һөҗүм итеп, аны Начар фатирга илтәләр. Монда Варенуханы Гелла үбә һәм ул вампирга әйләнә. Вампир-наводчик булып күпмедер вакыт эшләгәннән соң, Иблис каршындагы бал үткәч, Варенуха кире кеше халәтенә кайта.
Моннан ары инде Варенуха «Варьете» администраторы булып эшләвен дәвам итә һәм бар кешеләр дә аны әдәплелеге, ярдәмчелеге өчен ярата башлыйлар.
Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Әдәби геройлар энциклопедиясе:20 гасыр рус әдәбияты (күчермә) (рус.)
Мастер һәм Маргарита романы |
|
---|---|
Персонажлар |
Мастер • Маргарита • Воланд һәм аның иярченнәре (Азазелло • Фагот (Коровьев) • Мәче Бегемот • Гелла) • Михаил Александрович Берлиоз • Иван Бездомный • Степан Богданович Лиходеев • Григорий Данилович Римский • Иван Савельевич Варенуха • Никанор Иванович Босой • Алоизий Могарыч • Мастер романы персонажлары: Иешуа Га-Ноцри • Понтий Пилат • Яһүдә • Каифа • Афраний • Марк Крысобой • Левий Матвей |
География | Александров бакчасы • Начар фатир • Патриарх күлләре • МАССОЛИТ • «Варьете» Театры • Профессор Стравинский клиникасы • Яһүд иле • Грибоедов рестораны • Бакча-Аквариум • Ялта |
Куелышлар | 1972 ел, ГФР • 1972 ел, Югославия-Италия • 1989 ел • 1994 ел • 2005 ел • |