Гиоргий Куприянов
Внешний вид
Гиоргий Куприянов | |
---|---|
![]() | |
Туган телдә исем | Гиоргий Федор улы Куприянов |
Туган | 28 март 1956 (68 яшь) ТАССР Минзәлә районы Югары Юшады авылы |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | ![]() ![]() |
Һөнәре | инженер-төзүче, җитәкче |
Балалар | кызлары |
Гиоргий Куприянов (Гиоргий Фёдор улы Куприянов) — Татарстанның Минзәлә районы башлыгы (2004-2010), «Татспиртпром» ААҖ генераль директоры (2010-2015).
Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
![](http://chped.net/https/upload.wikimedia.org/wikipedia/tt/thumb/3/34/%D0%93.%D0%A4.%D0%9A%D1%83%D0%BF%D1%80%D0%B8%D1%8F%D0%BD%D0%BE%D0%B2_1.jpg/200px-%D0%93.%D0%A4.%D0%9A%D1%83%D0%BF%D1%80%D0%B8%D1%8F%D0%BD%D0%BE%D0%B2_1.jpg)
![](http://chped.net/https/upload.wikimedia.org/wikipedia/tt/thumb/3/3a/%D0%93.%D0%A4.%D0%9A%D1%83%D0%BF%D1%80%D0%B8%D1%8F%D0%BD%D0%BE%D0%B2_2.jpg/200px-%D0%93.%D0%A4.%D0%9A%D1%83%D0%BF%D1%80%D0%B8%D1%8F%D0%BD%D0%BE%D0%B2_2.jpg)
1956 елның 28 мартында ТАССР Ворошилов районы (хәзерге Минзәлә районы) Югары Юшады авылында туган.
«Инженер-төзүче» белгечлеге буенча Налчык политехника институтын тәмамлаган. Хәрби хезмәттә булган.
Хезмәт юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- 1977 «Камгэсэнергострой» сәнәгать берләшмәсендә прораб.
- 1978-1979 «Таймырэнергострой» сәнәгать берләшмәсендә прораб.
- 1979-1992 «Татсельхозмонтаж» сәнәгать берләшмәсенең Минзәлә ПМКсында мастер, участок башлыгы.
- 1992-1995 Минзәлә ликёр-аракы заводы директоры.
- 1995-2002 «Татсельхозмонтаж» сәнәгать берләшмәсенең Минзәлә ПМКсы башлыгы.
- 2002-2004 ТР Минзәлә районы башлыгының беренче урынбасары.
- 2004-2010 Минзәлә районы башлыгы[3].
- 2010, август-2015, гыйнвар «Татспиртпром» ААҖ генераль директоры[4].
Җәмәгать эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- «Татсельхозмонтаж» сәнәгать берләшмәсенең Минзәлә ПМКсын җитәкләгәндә, Минзәлә тарихи мәчетен торгызуда ярдәм күрсәтә: бинаның җылылык тәркибен (системасын) алмаштыруда булышлык итә[5].
- «Татспиртпром» ААҖ генераль директоры вазифасында Минзәлә шәһәренең гамәлдәге Никольский соборының 200 еллык юбилеена соборны яңартуда һәм бәйрәмне уздыруда ярдәм итә[6].
Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- 2013 Татарстан митрополиясенең Изге Гурий Казанлы медале (медаль святителя Гурия Казанского).
Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Г.Ф. Куприянов турында VIPERSON сайтында
- Г.Ф. Куприянов турында «Депутатские дела» сайтында(үле сылтама)
Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- ↑ Татарстан. Су өстендә бәйрәм
- ↑ «Православ Чулман арты» сайтында
- ↑ Указ президента РТ от 29 марта 2004 года
- ↑ «Деловой квартал» сайтында
- ↑ Юныс Юсупов. Минзәлә мәчетләре. Минзәлә, 2011, 13- б.
- ↑ Татарстан митрополиясе сайтында