Эчтәлеккә күчү

Гаяз Фәткуллин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.chped.com.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Гаяз Фәткуллин latin yazuında])
Гаяз Фәткуллин
Туган телдә исем Гаяз Тәлгать улы Фәткуллин
Туган 30 июнь 1974(1974-06-30) (50 яшь)
СССР, РСФСР, Красноярск крае, Дивногорск
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Әлма-матер Русия дәүләт хезмәте академиясе[d] һәм Красноярск дәүләт педагогика университеты[d]
Һөнәре дин әһеле
Балалар улы, кызы

Гаяз Фәткуллин, Гаяз Тәлгать улы Фәткуллин (Гаяз Талгатович Фаткуллин, 1974 елның 30 июне, СССР, РСФСР, Красноярск крае, Дивногорск) ― россияле ислам дин әһеле, 2002 елдан Красноярск җәмигъ мәчете имам-хатыйбы, Красноярск крае мөселманнарының бердәм Диния нәзарәте рәисе, мөфти. Россия мөфтиләр шурасы әгъзасы[1].

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2002 елдан имам-хатыйбы булган Красноярск җәмигъ мәчете

1974 елның 30 июнендә Красноярск краеның Дивногорск шәһәрендә төзүче һәм укытучы гаиләсендә туган[2][3][4][5].

1991 елда урта мәктәпне тәмамлаган. 1993―1994 елларда Россия армиясендә, Байкал арты хәрби округында элемтә гаскәрләрендә хезмәт иткән. Армиядән кайткач, Красноярск шәһәренең җәмигъ мәчете каршындагы якшәмбе мәктәбендә укый башлый. Ике елдан соң Түбән Новгородның «Маһинур» ислам мәдрәсәсенә укырга керә һәм 1999 елда аны уңышлы тәмамлый.

Соңыннан Россия ислам университетының (Казан) шәригать факультетында белем ала, 2006 елда Мәскәүдә ислам университетына[d] (2013 елдан институт) укырга керә, аны 2010 елда кызыл диплом белән тәмамлый (диплом эшенең темасы: «Себер татарлары һәм Ислам»).

2001 елдан ― Красноярск крае мөселманнары советы рәисе. 2002 елның 29 сентябрендә, Красноярск краеның Лесосибирск шәһәрендә узган дини оешмалар вәкилләре җыелышы нәтиҗәләре буенча, Красноярск крае мөселманнарының бердәм Диния нәзарәте (рус. ЕДУМКК) оештырыла. Гаяз хәзрәт Фәткуллин әлеге Диния нәзарәтенең рәисе, мөфти итеп сайлана.

2002 елда Красноярск дәүләт педагогика университетының[d] тарих факультетына укырга керә, 2007 елда «тарих укытучысы» белгечлеге буенча тәмамлый (диплом эшенең темасы: «Себер татарлары һәм аларның 1917 елга кадәр тарихы»). Шулай ук В. П. Астафьев исемендәге Красноярск дәүләт педагогика университеты тарих факультетының дин белеме кафедрасында өлкән укытучы булып эшләгән. Философия фәннәре кандидаты гыйльми дәрәҗәсенә диссертация якларга әзерләнгән[6].

2009 елда Мәскәүдә РФ Президенты каршындагы Россия дәүләт хезмәте академиясенә (РАГС) «РФда дәүләт конфессия мөнәсәбәтләре» махсус белгечлеге буенча «дәүләт һәм муниципаль идарә» белгечлегенә укырга керә. 2012 елда РАГСны тәмамлый, «Ислам Красноярск краеның иҗтимагый-сәяси тормышында» темасына диплом эше яклый (фәнни җитәкчесе философия фәннәре докторы, профессор С. А. Семедов)[7].

Иҗтимагый эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2007 елда Красноярск крае Эчке эшләр бүлеге баш идарәсе (ГУВД) һәм Федераль миграция хезмәте идарәсе (УФМС) каршындагы Иҗтимагый советка керә, шулай ук Красноярск краеның Гражданнар ассамблеясына сайлана. Шулай ук РФ Юстиция министрлыгы каршындагы Җәзаны үтәү федераль хезмәтенең (ГУФСИН) Красноярск крае буенча Баш идарәсе каршындагы Иҗтимагый советка керә[8].

2008 елда Красноярск краеның ярлыкау мәсьәләләре буенча комиссиясенә, 2009 елда Наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту буенча Федераль хезмәт (ФСКН) каршындагы Иҗтимагый советка һәм РФ Иҗтимагый палатасы каршындагы Красноярск крае территориясендә мәҗбүри тоту урыннарында хокукларны үтәү буенча Иҗтимагый-күзәтү комиссиясе составларына керә[8].

Шәхси тормышы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Өйләнгән, улы, кызы бар. Гарәп, татар, төрек һәм инглиз телләрен белә[8].

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Фаткуллин Гаяз Талгатович Архив копиясе, 3 декабрь 2014. Wayback Machine // Официальный сайт Духовного управления мусульман Европейской части России
  2. Фаткуллин Гаяз Талгатович Архив копиясе, 4 март 2016. Wayback Machine // «Ислам в Сибири» — официальный сайт Единого духовного управления мусульман Красноярского края (ЕДУМКК), 24.06.2009 г.
  3. Фаткуллин Гаяз Архив копиясе, 5 март 2016. Wayback Machine (Досье) // Сибирское агентство новостей
  4. Фаткуллин Гаяз Талгатович Архив копиясе, 11 сентябрь 2011. Wayback Machine // Официальный сайт Гражданской ассамблеи Красноярского края
  5. Гаяз Фаткуллин: «Крестик на шее ни о чём не говорит» Архив копиясе, 24 апрель 2015. Wayback Machine // Московский комсомолец, 2005 г.
  6. Кафедра религиоведения Сотрудники Фаткуллин Гаяз Талгатович Архив копиясе, 11 июнь 2016. Wayback Machine // Официальный сайт Красноярского государственного педагогического университета имени В. П. Астафьева
  7. Редакция портала «Ислам в Сибири» и сотрудники ЕДУМ КК поздравляют Гаяза-хазрата Фаткуллина с отличной защитой диплома Архив копиясе, 23 май 2017. Wayback Machine // Ислам в Сибири, 26.10.2012
  8. 8,0 8,1 8,2 Фаткуллин Гаяз Талгатович. Гражданская ассамблея Красноярского Края

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]