Википедия:Кызыклы фактлар/2016 ел
Внешний вид
![Александр фон Һумбольдт](http://chped.net/https/upload.wikimedia.org/wikipedia/commons/thumb/8/8d/Alexander_von_Humboldt-selfportrait.jpg/80px-Alexander_von_Humboldt-selfportrait.jpg)
- Артист, режиссер Камал IIIне Галиәсгар Камал, Камал I һәм Камал II белән туганлык җепләре бәйләми.
- Хәзерге Австрия дәүләте (Көнчыгыш марка) Х гасырда Бавария герцоглыгына юнәлтелгән маҗар яуларын тоткарлау өчен барлыкка килгән.
- Аджика тәмләткече абхазчадан «тоз-икмәк» итеп тәрҗемә ителә.
- А.М. Горький «Ана» романындагы Ниловнага прототип итеп атаклы террорчыларны дөньяга китергән хатын-кызны кулланган.
- Ирзә сынчысы Степан Эрьзя Аргентинага күчкәч, гүзәл сыннар ясау өчен кебрачо (җирле халык телендә «балтаңны ват») агачын куллана.
- Урыс миссионеры Г.С. Саблуков — Коръәнне русчага беренче тәрҗемә итүче.
- Археологларның Аркаим каласын табуы далада сугару өчен сусаклагыч төзү эшен туктатты.
- «Сәйяр» — ул беренче татар театры гына түгел, 1970-1985 елларда иҗат иткән беренче татар вокаль-инструменталь ансамбле дә.
- Географ һәм сәяхәтче Александр фон Һумбольдт Аурупа кешеләре өчен чын-чынлап Яңа дөньяны ача.
- Нижгар татарлары җырларында җырланган борылмалы Пиана елгасы борын заманда ике параллель елганың субүләре җимерелеп төшүе аркасында пәйда була.
![Босфор](http://chped.net/https/upload.wikimedia.org/wikipedia/commons/thumb/a/a1/Turkish_Strait_disambig.svg/80px-Turkish_Strait_disambig.svg.png)
![Эрбет ярминкәсенә баручылар](http://chped.net/https/upload.wikimedia.org/wikipedia/tt/thumb/e/ef/%D0%AF%D1%80%D0%BC%D0%B8%D0%BD%D0%BA%D3%99%D0%B3%D3%99_%D0%B1%D0%B0%D1%80%D1%83.jpeg/80px-%D0%AF%D1%80%D0%BC%D0%B8%D0%BD%D0%BA%D3%99%D0%B3%D3%99_%D0%B1%D0%B0%D1%80%D1%83.jpeg)
- 1740 елга кадәр Эрбет ярминкәсенең ачылуы Раштуа бәйрәменә туры китерелгән.
- 400 яшьлек «Пугачев имәне» — Мари Иленең истәлекле урыны.
- Роберт Кох туберкулез, түләмә һәм ваба чирләрен китереп чыгаручыларны ачыклагач, микробиология өлкәсендә бөек галим Луи Пастерны узып, беренчелеккә чыга.
- Татар телендә спектакль уйнарга беренче рөхсәтне 1906 елның 5 маенда Ибраһим Терегулов ала.
- Татар мәктәпләре арасында гимназия статусына иң әвәл кызлар мәктәбе 1916 елда ия булган.
- Идел-Уралның төп милләтләрен берләштергән бәйсез җөмһүрият төзү фәрманы Уфаның «Тормыш» гәзитендә дөнья күрә.
- «ТАССРның атказанган артисты» дигән мактаулы исем беренче мәртәбә 1926 елда Барый Тархановка бирелә.
- Беренче биш елын үз хисабына яшәгән Мәскәү татар театрын хөкүмәт дәүләт акчасына тагын биш ел яшәтеп ябып куя.
- 1936 елда Босфор һәм Дарданеллар аша узган су юлы турындагы Монтрё килешүе әле дә гамәлдә.
- Казан язучысының дебют китабы 2015 елда Русиянең абруйлы әдәби премияләренә лаек табыла.
![Хәй Мушинский](http://chped.net/https/upload.wikimedia.org/wikipedia/tt/thumb/2/2b/%D0%A5.%D0%A5.%D0%9C%D1%83%D1%88%D0%B8%D0%BD%D1%81%D0%BA%D0%B8%D0%B9.jpg/80px-%D0%A5.%D0%A5.%D0%9C%D1%83%D1%88%D0%B8%D0%BD%D1%81%D0%BA%D0%B8%D0%B9.jpg)
![Бөтендөнья мирасы билгесе](http://chped.net/https/upload.wikimedia.org/wikipedia/commons/thumb/2/24/Welterbe.svg/80px-Welterbe.svg.png)
- Җир йөзендәге меңнән артык мәдәният һәм табигать объекты Бөтендөнья мирасы статусына ия.
- Речь посполита атамасы — ул лат. Res publica төшенчәсенең полякчага тәрҗемәсе.
- Борын заманнарда һәр мари кешесе Кугу-Юмога бер сыер яки бер ат корбан китерергә тиеш була.
- Президент Дж. Буш башлаган, 2020 елга Айда беренче базалар төзүгә юнәлтелгән программасын аның дәвамчысы 2009 елда кире какты.
- Шакирҗан Таһири — татарлардан иң беренче дипломлы рәссам.
- Хәй Мушинский — ТАССРның беренче һөнәри фокусчы артисты.
- Гади пальма мае башка үсемлек майлары арасында үзенең югары эрү температурасы белән аерылып тора.
- Әстерхан чикләвегенең ватаны — Әстерхан да, Греция дә түгел.
- Мәскәү таксистлары Uber хезмәтен «иң зур канунсыз пассажирлар ташучы» дип атый.
- «Рухнамә»дә башка төрки халыкларның казанышларын һәм тарихын төрекмәннәр файдасына «хосусыйлаштыру» омтылышы аермачык күренеп тора.