Весь (кабилә)
Внешний вид
![](http://chped.net/https/upload.wikimedia.org/wikipedia/commons/thumb/2/2d/Rus-10c-ethn.png/300px-Rus-10c-ethn.png)
Весь — Балтыйк буе фин кабиләсе, аннан вепслар һәм өлешчә кареллар килеп чыккан. Кабилә Ладога, Онега һәм Ак күл арасындагы һәм алардан көньяктарак җирләрне биләп торган.
Весь һәм вису[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
X—XIV гасыр гарәп географлары вису халкын искә алып китәләр. Алар язганча, бу халык югра белән күршедә Идел Болгарыннан төньякта яшәгән. Әхмәт ибн Фадлан һәм әл-Гарнати китапларында вису арв халкы белән беррәттән искә алына. Болгар сәүдәгәрләре вису белән сәүдә иткәннәр: аларга тимер әйберләр сатып тире алганнар. Гарәпләрнең вису исеме астындагы кабилә рус чыганакларындагы весь кабиләсе белән тәңгәл килә дигән фараз бар.
Археология истәлекләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Археологлар весь һәм мерә белән Көнчыгыш-Европа тигезлегенең төньягында V—VI гасырларга кадәр көн күргән Дьяков мәдәниятен бәйлиләр.