Азатлык сыны
![](http://chped.net/https/upload.wikimedia.org/wikipedia/commons/thumb/7/77/Statue_of_Liberty_from_base.jpeg/270px-Statue_of_Liberty_from_base.jpeg)
Азатлык сыны (ингл. Statue of Liberty, тулы исеме — Дөньяны яктыртучы азатлык, ингл. Liberty Enlightening the World) — АКШның иң мәшһүр сыны, шулай ук «Нью-Йорк һәм АКШ символы», «Азатлык һәм демократия символы» дип атала. Америка инкыйлабының йөзьеллыгына Франциядән бүләк булып бирелгән. 1886 елның 28 октябрендә аны АКШ президенты Гровер Кливленд ача[1].
![](http://chped.net/https/upload.wikimedia.org/wikipedia/commons/thumb/9/9c/Liberty_Island.jpg/150px-Liberty_Island.jpg)
![](http://chped.net/https/upload.wikimedia.org/wikipedia/commons/thumb/b/bd/Height_comparison_of_notable_statues_01.jpg/300px-Height_comparison_of_notable_statues_01.jpg)
Азатлык сыны Нью-Йоркның Азатлык утравында, Манхэттеннан 3 км ераклыкта урнаша. 1956 елга кадәр «Бедлоу утравы» дип аталган.
Сында хатын бер кулы белән чырак, икенчесендә скрижаль (китап) тота. Китапта «JULY IV MDCCLXXVI» («1776 елның 4 июле»), Бәйсезлек декларациясен имзалаган көн.
Җирдән чыракка кадәр биеклек 93 метрны тәшкил итә.
Шулай ук Парижда дүрт, Кольмарда, Токиода, Ригада берешәр Азатлык сыннары бар.
Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
![]() |
ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы, 307 номерлы объект рус. • ингл. • фр. |
- Statue of Liberty National Monument
- http://www.cr.nps.gov/history/online_books/hh/11/hh11g.htm 2007 елның 10 июнь көнендә архивланган.